Логотип Магариф уку
Цитата:

Песәй мәктәбе бүген ничек яши?

Менделеевск районының Песәй авылы гомуми урта мәктәбе әле дә тарихи йөзен югалтмаган, авылча сафлыгын, үз телен саклап яшәгән мәктәп булып санала.

Әмма балалар саны, заманча бинасы, Россия күләмендә җиңү яулаган укучылары белән мактана алмаган  гади авыл мәктәбенә хәзер хәтта әлеге марканы тоту да җиңел түгелдер. Шулай да, тырышлыкларыннан күренгәнчә, мәктәп җитәкчесе Илнар Җиһангәрәев һәм аның кул астында эшләүче коллективның чигенергә, бирешергә исәбе юк. Райондагы ике татар мәктәбенең берсе булган уку йортының милли йөзен саклап калган килеш, аның гомерен озайту, балаларның уңышларын үрчетү,  район өчен кирәкле кадрлар әзерләү өчен тәҗрибәле педагоглар көчтән килгәннең барысын да эшләргә тырышалар.

Песәй урта мәктәбендә утыз җиде гаиләдән кырык сигез укучы белем ала. Районда мәктәпләрне оптимальләштерү аларга ике төрле тәэсир иткән. Бер яктан, ике ел элек  күрше Турай мәктәбе белән берләштерү нәтиҗәсендә, өстәмә рәвештә 25 укучы килеп кушылгач, Песәйдә азмы-күпме балалар санын саклап калу мөмкинлеге туган. Ләкин үзләрендә мәктәпнең ябылуы Турай авылы халкында, әти-әниләр арасында зур ризасызлык тудырган.  Аеруча кече сыйныф укучыларының ата-аналары моның белән ризалашырга теләмәгән: өлкән сыйныфларның дәресе беткәнен көткән арада нәниләр нишләргә тиеш, дип урынлы шикаять белдергән алар. Кече сыйныфларның дәресләре расписание буенча иртәрәк тәмамланганлыктан, балаларга  ике сәгать чамасы өлкән сыйныфта укучыларның дәресләре беткәнен көтәргә туры килгән бит. Мәктәп коллективы әлеге каршылыкны ике як өчен дә зарарсыз итеп хәл итә алган. Бу вакытта балаларны ашаталар һәм кече сыйныф укучылары белән ике укытучы, чиратлашып, өстәмә шөгыльләнә. Нәтиҗәдә алар мәктәптән өй эшләрен үтәп таралышалар. Сыйныф җитәкчеләре, мәктәп администрациясенең акыл белән эш итүе мәктәпләр кушылу нәтиҗәсендә туган проблема менә шулай уңай хәл ителгән. 
Язманың тулы вариантын «Гаилә һәм мәктәп» журналының яңа санында укый аласыз.

Таңсылу Габидуллина

Фото: Гөлнара Әхмәтгәрәева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ