Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамил Гайнуллин: Татар гимназиясенә ихтыяҗ быел аеруча зур булды

Рамил ГайнуллинАбдул ФарханКазанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин быел татар телендә белем алуга ихтыяҗ аеруча зур булуын әйтте.«Яңа уку елына 29 ар ба...

Рамил Гайнуллин: Татар гимназиясенә ихтыяҗ быел аеруча зур булды




Рамил Гайнуллин

Абдул Фархан


Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин быел татар телендә белем алуга ихтыяҗ аеруча зур булуын әйтте.
«Яңа уку елына 29 ар баладан дүрт 1 нче сыйныф тупладык. Фәннәрне татар телендә укырга теләүчеләрнең бөтенесен кабул итсәк, 6 класс тутырып булыр иде, ләкин кабинетларыбыз саны чикле, балаларны сайлап алырга туры килде. Әзерлек төркеменә йөргән сабыйларның да бөтенесен 1нче сыйныфка кабул итә алмадык», – диде Рамил Гайнуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясеФото: © Абдул Фархан

Директор сүзләренчә, быел татар гимназиясенә балаларын югарырак сыйныфларга башка мәктәпләрдән дә күчерүчеләр күп булган. Шундый ата-аналарның берсе – җырчы Дилә Нигъмәтуллина. Аның 5 нче сыйныфка күчкән кызы бүген татар гимназиясенә беренче адымын атлады.
Дилә НигъмәтуллинаФото: © Абдул Фархан

«Кызым моңарчы рус мәктәбендә укыды. Ул фәннәрне татар телендә укудан курыкмый, чөнки без өйдә татарча сөйләшәбез. Кызым татар телен камил белә. Без нинди мәктәпкә барасыбызны аңлап, әзерләнеп килдек. Күп танышларымның, дусларымның балалары 2 нче татар гимназиясендә укый», – диде Дилә Нигъмәтуллина.
«ТНВ» телеканалында «Заман көзгесе» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Илзирә Юзаева да соңгы елларда милли мәгарифкә ихтыяҗ артканын сизгән. Ул бүген ике баласын 2 нче татар гимназиясенең 3 нче һәм 7 нче сыйныфларына озатты.
Илзирә ЮзаеваФото: © Абдул Фархан

«Һәр ата-ана баласына иң яхшы язмыш тели. Шуңа күрә мин дә үз балаларымны татар гимназиясенә бирдем. Кызганыч, мәктәпнең сыешлыгы баласын татарча укытырга теләгән бөтен ата-ананың ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерә алмый. Безгә күбрәк шундый мәктәпләр ачарга, булганнарын сакларга кирәк», – диде Илзира Юзаева.



tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ