Рәмис Мөҗипов: «Барлык хәбәрләрнең 50 % ын социаль челтәр аша алабыз»
– Бүгенге күзәтүләр буенча, безгә барлык мөрәҗәгатьләрнең 50 % ы социаль челтәрләр аша килә, – диде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов "Дәүләт пабликлары. М...
– Бүгенге күзәтүләр буенча, безгә барлык мөрәҗәгатьләрнең 50 % ы социаль челтәрләр аша килә, – диде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов "Дәүләт пабликлары. Мәгариф" үзәге базасында узган семинарда. – Министрлыкның «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә үз төркеме бар, анда без халыкка үзебезнең эш турында җентекләп хәбәр итәбез: ул ачык, анда сораулар бирергә һәм шәрехләр калдырырга мөмкин. Аларның берсе дә җавапсыз калмый, – дип ышандырды ул.
Министр урынбасары мәгълүматы буенча, "Госпаблика" системасына Татарстанның 1414 мәктәбенең 90 % тоташтырылган. Калганнары, 1 декабрьдә үз көченә кергән закон таләп иткәнчә, якын арада тоташтырылачак.
https://mon.tatarstan.ru
Комментарийлар