Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәмис Мөҗипов: «Мәктәпләрдә ришвәтчелеккә урын булмаска тиеш»

Казандагы 126 нчы гимназиянең элеккеге директоры Татьяна Сергачева Вахитов районы суды карары нигезендә  шартлы рәвештә өч елга хөкем ителгән. Директор  ата-анадан балаларны мәктәпкә кабул и...

Казандагы 126 нчы гимназиянең элеккеге директоры Татьяна Сергачева Вахитов районы суды карары нигезендә  шартлы рәвештә өч елга хөкем ителгән. Директор  ата-анадан балаларны мәктәпкә кабул иткәне өчен ришвәт алуда гаепле дип табылган. Әмма гаепләнүче үз гамәлен өлешчә генә таныган һәм акчаны үз мәнфагатьләре өчен түгел, ә уку йортын төзекләндерүгә алдым, дип аңлаткан.


Татарстан мәктәпләрендә ришвәтчелек очраклары еш күзәтеләме? Мондый очракларны булдырмас өчен нинди чаралар күрелә? Бу сораулар белән без ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә Күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗиповка мөрәҗагать иттек.
Аның фикеренчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәптә мондый күренешләргә юл куярга ярамый дигән катгый позициядә тора. Һәр белем оешмасы җитәкчесе укучыларга үрнәк булырга тиешлеген яхшы аңларга тиеш. Мондый очраклар яшерен калса да, иртәме-соңмы мәгариф һәм тәрбия системасына тап төшерә. Министрлык мондый күренешләрне булдырмау чараларын күрә. Быел мәктәпкә кабул итү буенча электрон хезмәт күрсәтү планлаштырыла. Мондый эш әти-әниләр белән белем бирү оешма җитәкчелеге арасында мәктәпкә кабул итү чорында элемтәләрне мөмкин кадәр азайту мөмкинлеген бирәчәк. 1 апрельдән Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында кайнар линия ачылачак, ата-аналарга һәртөрле киңәшләр биреләчәк.
 Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ