Равил Фәйзуллинның дүртенче оныгы туган
Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин гаиләсендә шатлыклы хәбәр бар.
26 февраль көнне төпчек улы Газизгә 24 яшь тулса, шул ук көнне әдипнең дүртенче оныгы дөньяга аваз салган.
Олпат язучыны зур сөенече белән редакция исеменнән ихластан котлыйбыз. Данлыклы бабаларына лаеклы нәсел дәвамчылары булып үсеп җитәргә язсын улларга-оныкларга!
Фото: culture.ru
Комментарийлар