Республика халкы өчен хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләде
Узган атнада Казанда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында, көн дәвамында хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде.
Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде. Депутатларга һәм профильле ведомстволар белгечләренә ярдәм һәм консультация сорап республикада яшәүче дистәләгән кеше мөрәҗәгать итте.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау – «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм гомумән Дәүләт Советы депутатлар корпусының игътибар үзәгендә булган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева. – Безнең төп бурыч – килеп туган мәсьәләләрне аңлату һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрү».
Кайнар линиягә кергән мәсьәләләр турында сөйләгәндә, Елена Кузьмичева хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына тиешле түләүләрне алу тәртибен, СВОда катнашучының кайда булуын ачыклауны, шулай ук мирас алу, шифаханә-курортта дәвалану һәм тернәкләндерү мәсьәләләрен аңлатуны сорап еш мөрәҗәгать итүләрен билгеләп үтте.
«Татарстанда шифаханә-курорт дәвалануын оештыру өчен зур база бар, һәм без анда хәрби операциядә катнашкан кешеләрне актив рәвештә тернәкләндерүгә җибәрәбез. Берничә минут элек хәрби хезмәткәр шалтыратты, ул яраланып кайткан, үзен шифаханә-курорт дәвалануына җибәрүне сорады, һәм хәзер без аңа уңай җавап бирдек», – дип сөйләде Елена Кузьмичева.
Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән берлектә оештырылган. Сәрия Сабурская әйтүенчә, бу мәсьәләләр бик актуаль.
Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән берлектә оештырылган. Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, бу сораулар бик актуаль: «Кайнар линия эшли башлаган беренче ярты сәгать эчендә егермеләп кеше шалтыратты, — диде Сәрия Сабурская. – Мөрәҗәгатьләр телефон аша гына түгел, мессенджерлар аша да килә. Мондый очракларда без шунда ук мөрәҗәгать итүчегә шалтыратабыз һәм алга таба эшләү өчен сорауларны эшкә алабыз».
Сәрия Сабурская әйтүенчә, кайнар линия барышында Татарстанда хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча хәлләр ачыклана. «Без түләүләр тәртибен аңлатырга, хәбәрсез югалганнарны эзләүдә ярдәм итәргә һәм кеше контракт төзергә мөмкин булган яисә туганнары яши тоган күрше төбәкләр белән элемтә урнаштырырга әзер», – диде ул.
ММЧ вәкилләре белән аралашу барышында Сәрия Сабурская айга ике тапкыр шәхсән үзе РФ Оборона министрлыгы госпитальләрендә һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә булуы хакында әйтте. Визитларның максаты агымдагы вазгыятьне бәяләү: хәрбиләрнең хәлен белешү, проблемалы мәсьәләләрне, шулай ук дәвалануны, туклануны карау һәм гаиләләр белән багланышларны оештыру. «Кызганычка каршы, ятим калган балалар бар. Иҗтимагый ярдәмчеләрем аларны опекага алды, һәм без даими рәвештә опекуннар белән эшлибез», – дип белдерде Сәрия Сабурская.
Чыганак – ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.





Комментарийлар