Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикакүләм ифтар 13 мартта узачак

Рамазан ае дәвамында Казанның һәм Татарстанның барлык мәчетләрендә җәмәгать белән таравих-намазлар укылачак. Тәравих намазын уку мөселманнар өчен сөннәт һәм олы әҗер-савапларга ирешүгә сәбәп булып тора, диде Казанның баш казые Булат хәзрәт Мөбәрәков.

- Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде, - Казанның баш казые.

Казанда ифтарлар 49 мәчеттә узачак дип көтелә. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Исемлек белән Татарстан Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин. Әлеге мәчетләргә ифтарларга килергә теләүчеләрнең алдан язылуы сорала.

Ә 13 мартта Казанда 14 нче Республикакүләмифтар узачак. Республикакүләм ифтар “Казань Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла. 14 нче Республикакүләм ифтарда 10 мең кеше катнашачак.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ