Римма Ратникова Кукмара мәктәпләрендә хокук дәресләрендә катнашты
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Кукмара беренче гимназиясендә һәм күппрофильле лицейда булып, өлкән сыйныфлар катнашында узган «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән хокук дәр...
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Кукмара беренче гимназиясендә һәм күппрофильле лицейда булып, өлкән сыйныфлар катнашында узган «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән хокук дәресләрендә катнашты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Ике белем йортында да дәресләр мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Дәресләр законнар өйрәнүгә генә кайтып калмады, берсеннән-берсе четерекле сорауларга җавап бирү, төрле ситуацияләр буенча үз фикереңне белдерү, тетрәндергеч, тормышчан мисаллар кертеп әзерләнгән видеороликлар карау белән үрелеп барды.
Укучылар хокук бозуларны кылган өчен, җинаять, административ, дисциплинар, гражданлык җаваплылыклары каралу турында мәгълүмат алдылар, законны белмәүнең сине акламавына һәм коткармавына инандылар. Һәркем үз гамәлләре өчен җаваплы – дәресләр соңында балалар әнә шундый нәтиҗәгә килде.
«Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән дәресләр уза, – диде Римма Ратникова. – Һәркем үз хокукларын һәм бурычларын, законнарны белергә тиеш. Чөнки кануннарны белмәгән кешене сындыру ул бик тиз. Законнар турында төп мәгълүматлар мәктәпләрдә бирелә. Шуның өчен тырышып укыгыз, актив булыгыз.

Фото: «Хезмәт даны» газетасы
Комментарийлар