Логотип Магариф уку
Цитата:

Риза Фәхреддин мирасын барладылар

15 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчеттә Ризаэддин Фәхреддинның «Мәшһүр хатыннар» китабы буенча укучылар конференция узды.

Әлеге китап "Татнефть" Хәйрия фондының "Риза казый мирасы" мәдәни-мәгърифәт проекты кысаларында чыгарылган 18 нче басма. Риза казый дүрт телдә иркен аралаша һәм китаплар яза алган. Хатын-кызларга икенчел мөнәсәбәт хөкем сөргән чорда нәфис затларны шулай зурлау үзе үк батырлык дип ассызыкланды әлеге чарада.
Әлеге җыентык хатын-кызлар турында булса да, ирләр өчен дә кирәкле әсбап ди басманың тәрҗемәчесе Фәһим Әхмәтҗанов: "Әлеге хатын-кызларга лаек ир-атлар да булырга тиеш". Чарага "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре килеп кушылды. Татарстанның 23 районыннан, Россия Федерациясенең 9 төбәгеннән һәм Австралиядән кунаклар катнашты.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Театр сәнгатендә тирән кайгы: Ринат Таҗетдинов вафат...

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә.

Театр сәнгатендә тирән кайгы: Ринат Таҗетдинов вафат...

Бүген Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССР­ның Дәү­ләт бүләге лау­ре­аты, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы вафат булды дип хәбәр итә Г.Камал академия театры. 

Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озату 18 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ