Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» үзәгендә Бөтенроссия «Туган тел» форумының «Тәрбия. Белем. Тел» пленар утырышында катнаша.
«Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр. Мондый җыеннар безгә бик кирәк. Шушы юнәлештә барыйк. Телне саклауны үзебездән башларга кирәк: гаилә, балалар бакчасы, мәктәп. Укытучының роле зур. Укытучысыз булмый. Шушындый форманы таптык, бу форманы киләчәктә дә алып барачакбыз», - дип сөйләде Татарстан Рәисе.
Ул кыска вакыт эчендә республикада, Бөтендөнья татар конгрессында, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясендә, Мәгариф һәм фән министрлыгында күп кенә эшләр башкарылуын һәм аның нәтиҗәсе булуын билгеләп узды.
Комментарийлар