Логотип Магариф уку
Цитата:

"САФ дулкын" радиожурналистика мәктәбе яшүсмерләрне чакыра

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм "САФ" татарча беренче балалар интернет-радиосы 10-15 яшьтәге яшүсмерләр өчен "САФ дулкын" радиожурналистика мәктәбен...

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм "САФ" татарча беренче балалар интернет-радиосы 10-15 яшьтәге яшүсмерләр өчен "САФ дулкын" радиожурналистика мәктәбен ача.
Программада шәхси бренд булдыру буенча дәресләр, аудиотекстлар язу һәм тавыш белән эшләү нигезләре, уңышлы блог алып бару серләрен ачу, танылган радиожурналистлардан дәресләр, татар телле радиостанцияләргә бару каралган. Һәр укучыга таныклык бирелә, ә иң яхшы тапшыру проекты авторы радиода үз тапшыруын булдырачак, ди оештыручылар.
Биредә микрофоннан курыкмыйча фикерен дөрес һәм төгәл итеп җиткерергә, дикциясен камилләштерергә, сөйләм кагыйдәләрен үзләштерергә гаджетларны файдалы итеп куллану алымнарына төшенергә теләүчеләрне көтеп калалар.
Тулырак мәгълүматны 89375896762 телефоны аша алырга мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ