Логотип Магариф уку
Цитата:

«Саф» радиосы КФУ белән берлектә радиожурналистика буенча медиамәктәп эшләтеп җибәрә

«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында

«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Саф» балалар интернет-радиосы PR белгече Алсу Хәбибуллина КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә радиожурналистика буенча медиамәктәп эшләтеп җибәрәчәкләре турында сөйләде.
«Саф» балалар интернет-радиосы 2022 елның 1 июнендә оештырылып җибәрелгән. 1,5 ел эчендә күп проектлар оештырырга, зур эшләр башкарып чыгарга өлгергәннәр. Хәзерге көндә радиода 26 тапшыру, 10 нан артык махсус сәхифә эшли. Тапшырулар программасы төрле яшь үзенчәлекләрен, балаларның кызыксынуларын исәпкә алып, җентекләп эшләнелгән. 
«Бүгенге көндә 26 меңнән артык уникаль тыңлаучыбыз бар. Бу сан ай саен артып бара. Тыңлаучыларыбыздан матур сүзләр ишетәбез. Соңгы елда кызыклы тапшырулар, проектлар барлыкка килде. Шуңа да радиожурналистика белән кызыксынган балаларга яңа мөмкинлекләр ачасыбыз, аларны кызыксындырасыбыз килә. Әлеге проектка бөтен татар радиоларын җәлеп итәчәкбез, хәзерге вакытта шул эш белән шөгыльләнәбез», – дип сөйләде радио вәкилләре.

 

Фәния Лотфуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ