Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәһәр көнендә «Елмай» балалар паркы ачылачак

Шәһәр һәм республика көнендә «Елмай» паркы ачылышында балалар өчен квестлар, мастер-класслар, экскурсияләр үтәчәк.

Моннан тыш, программа кысаларында балаларга аниматорлар белән уеннар, мультфильмнар, музыкаль чыгышлар күрсәтеләчәк. Чарада балаларны кулинария остаханәсендә печенье пешерергә дә өйрәтәчәкләр.

Шулай ук рәссам Наталья Демьяненконың «Минем йортым суда» дип аталган күргәзмәсе дә балалар өчен кызыклы булачак. Күргәзмә бөтен дөнья буйлап кешеләрнең суда — салам утрауларында, йөзә торган сарайларда, диңгез фермаларында, баржаларда, кварталларда һәм тулы бер шәһәрләрдә яшәешен чагылдырачак.

Паркның ябык павильонында ел буе «Архибалалар» берләшмәсе һәм «Смены»дан балалар китап кибете резидентлары эшләячәк, дип хәбәр итә парклар һәм скверлар дирекциясе.

Мастер-классларда һәм экскурсияләрдә катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узу сорала. Чөнки катнашучылар саны чикле. Паркны ачу тантанасы 10:00 сәгатьтә башлана.

 

Язмага реакция белдерегез

1

2

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ