Логотип Магариф уку
Цитата:

«Салават күпере» туган көнең белән!

Бүген «Салават күпере»нең 35 еллыгы уңаеннан бәйрәм конференциясе үтте.

«Салават күпере» журналына 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр нигез сала. Аның беренче саны 1990 елның март аенда басылып чыга. Хәзерге көндә «Салават күпере» — республикада мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер журнал.

Зилә Фәйзуллина: Безнең максатыбыз ул – татар телендә сыйфатлы матур контент булдыру»

— Максатыбыз – татар телендә сыйфатлы матур контент булдыру. «Салават күпере» дигәч, «СалаваTik»лар турында да әйтми мөмкин түгел. Ул – Ютубта 10 миллионга якын караучылар саны җыйган проект, — дип сөйләде «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Конференциясендә журнал тарафыннан узучы бәйгеләрдә җиңү яулаган катнашучыларны бүләкләделәр.

 Бәйрәм «СалаваTik»лар чыгышы һәм торт кисү белән төгәлләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ