Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәйдәш»тә ата-аналар мәктәбе ачылган

Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Ата-аналар мәктәбе» белем бирү лекторие ачылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итә. Лекторийда белем алырга йөздән артык кеше теләк белдергән..Лекторий...

Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Ата-аналар мәктәбе» белем бирү лекторие ачылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итә. Лекторийда белем алырга йөздән артык кеше теләк белдергән..
Лекторийда беренче дәрес узган. Анда ата-аналарны медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәткәннәр. Беренче дәрестә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларның ата-аналарына ашыгыч ярдәм килгәнче пешкән, туңган һәм сынган урыннар булса нишләргә, дигән сорауга җавап биргәннәр. Шунысы кызык: лекторийда белем алу теория белән генә чикләнеп калмый, гамәли өлешенә дә вакыт бирелә. Дәреснең практик өлеше манекен ярдәмендә башкарыла.
Әлеге проект «Игелекле Казан» проекты кысаларында «Сәламәт балачак территориясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы башкаласының Совет районы «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ