Себер җирендә
Себердә, Тубыл шәһәрендә, күренекле татар язучысы Якуп Зәнкиевнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналар булып үтте. Бөтендөнья татар конгрессы да анда үзенең вәкилләрен юллады. Казаннан килгән т...
Себердә, Тубыл шәһәрендә, күренекле татар язучысы Якуп Зәнкиевнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналар булып үтте. Бөтендөнья татар конгрессы да анда үзенең вәкилләрен юллады. Казаннан килгән тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, филология фәннәре докторлары Фәрит Яхин һәм Флера Сәйфуллиналар белән әлеге чараларда “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла да катнашты.
Очрашулар Тубыл педагогия институтында, Себер татарларының мәдәни үзәгендә, 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәптә, Якуп Зәнкиевнең туган авылы Хуҗайланда үтте. Р. Зәйдулла хәзерге татар әдәбиятының хәл-әхвәле, “Мәгариф” белән “Гаилә һәм мәктәп” журналлары турында сөйләде, үзара элемтәләрне ныгытырга чакырды. Себер җирендәге тәэссоратлар хакындагы язманы журналның киләсе санында укырсыз.
Комментарийлар