Логотип Магариф уку
Цитата:

Сентябрьдән стипендияләр артачак

Яңа уку елыннан иҗади югары уку йортлары укучылары өчен кайбер исемле стипендияләр күләмнәре артачак.

Яңа уку елыннан иҗади югары уку йортлары укучылары өчен кайбер исемле стипендияләр күләмнәре артачак. Бу хакта федераль Министрлар Кабинеты телеграм-каналында хәбәр ителә.

Анда әйтелгәнчә, Ф.И. Шаляпин, С.В. Рахманинов, А.В. Нежданова, Г.В. Свиридова, С.Т. Рихтера, И.М. Смоктуновский, С.С. Говорухин һәм Б.Ш. Окуджава исемендәге стипендияләр һәркайсы 15 мең сумга кадәр артачак. 

Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мәктәп ашханәләрендә эшләү өчен IХ сыйныфны тәмамлаганнардан төркем җыялар

Татарстан башкаласында пешекче эшенә өйрәтү һәм мәктәп ашханәләрендә алга таба эшләү өчен тугызынчы сыйныф укучылары төркемен җыялар. Курсларны мәктәпләрдә белем алган һәм урта махсус уку йортларына кермәгән чыгарылыш сыйныф укучылары уза ала.

Мәктәп ашханәләрендә эшләү өчен IХ сыйныфны тәмамлаганнардан төркем җыялар

Былтыр пешекчеләр разряды сертификатларын 19 кеше алган, аларның дүртесе мәктәп ашханәләренә эшкә кабул ителде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.

«Шәһәр хуҗалыгының теләсә кайсы тармагында кадрлар белән кыенлыклар бар. Казанда балалар саны арта барун квалификацияле белгечләр таләп итә. Һәм департамент рутинада батмый, даими рәвештә яңа фикерләр таба», – дип ассызыклады мэр Илсур Метшин.

Рима Мөхәммәтшина сүзләренчә, сентябрьдән башлап, гадәттәгечә, профильле уку йортлары студентларын азык хәзерләү эшенә җәлеп итәчәкләр. Алар практиканы узу белән бергә, эшкә урнаштырылачак та. Узган ел эчендә 238 студент шундый тәҗрибә алган, тагын 95 кеше «Профессионалитет» программасы буенча департамент мәйданчыгында белем алган, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми сайты.

«Без шулай ук иртә профориентация эшенең мөһимлеген дә аңлыйбыз, шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтән башлап балалар өчен «пешекче» һөнәрен популярлаштыру буенча чаралар планын эшләргә керешәбез», – дип уртаклашты Рима Мөхәммәтшина.

Узган уку елында 309 кеше «Дустыңны чакыр» акциясе буенча эшкә урнашты. Рекрутерлар өчен 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр бүләкләү турында карар кабул ителде. Сораулар буенча +7(927) 043-72-44 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
хәрби операция ветераннары һәм сугышчыларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсендә эшләү шартлары турында сөйләделәр.


                                                                                               Фото Казанның рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ