Логотип Магариф уку
Цитата:

Шуктуган тамашага чакыра

Күренекле шагыйрь Җәвад Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкиятен укымаган, белмәгән балалар, мөгаен, сирәктер. Шундый балаларга менә дигән форсат бар. Казан театр училищесы студентлары (җитәкчесе...

Күренекле шагыйрь Җәвад Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкиятен укымаган, белмәгән балалар, мөгаен, сирәктер. Шундый балаларга менә дигән форсат бар. Казан театр училищесы студентлары (җитәкчесе Лилия Низамиева) 12 март көнне Татар китап йортында (Шәриф Камал музее буларак та мәгълүм) әлеге әкият буенча эшләнгән спектакльне тамашачыларга тәкъдим итә. Шагыйрь аны үзе сәхнәләштереп калдырган булган.
Дөрес, татар балаларының әлеге әкиятне моңарчы күргәне бар иде инде. Бу юлы спектакль  беренче мәртә рус телендә  куелачак. Сәгать 11дә спектакльнең – татарчасы, сәгать 12дә урысчасы уйналачак. Тамаша 3-12 яшьлек балаларга адресланган.  

  • Пушкин картасы булганнар tatmuseum.ru сайты аша алынганнар билет белән дә тамашага керә ала. Билет бәясе – 200 сум. Балаларның әти-әниләре бушлай кертелә. Тамашаларыбызга класс җитәкчесе белән бергә тулы сыйныфлары белән килүчеләр дә була. Бу әсәрне заманында автор ике вариантта язган булган. Студенлар киңәйтелгән вариантны уйный. Тамашачыларыбыз әсәрнең кыска варианты белән дә таныша ала. Баздә башка матур әдәбият та сатыла, – дип сөйләде безгә китап йортының өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Мифтахетдинова.


P.S. Кыен хәлдә калмас өчен Татар китап йортына алдан шылтыратып, язылып кую шарт. Урыннар калмаска мөмкин.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ