Логотип Магариф уку
Цитата:

“Скорлупино” шәп фестиваль

Питрәчнең нарат урманында узган “Скорлупино” Бөтенроссия фестиваленә барырга быел өлгермәгән булсагыз, икенче елга калдырмаска тырышыгыз. Дөрес, быел узган елгы кебек 80 л сыек май, 60 кг суган, 100 к...

Питрәчнең нарат урманында узган “Скорлупино” Бөтенроссия фестиваленә барырга быел өлгермәгән булсагыз, икенче елга калдырмаска тырышыгыз. Дөрес, быел узган елгы кебек 80 л сыек май, 60 кг суган, 100 кг гөмбә, 100 кг помидор сала-сала 8 мең йомыркадан күкәй тәбәсе пешермәделәр. Аның каравы тәмле сый-нигъмәтләр белән кунак итәргә әзерләнеп килүчеләр үзе бер урам иде. Әле шуның өстенә Татарстан аш-су осталары гильдиясе ашчылары тансык ризыклар әзерләү буенча осталык дәресләре дә күрсәтте.
“Ско-ко-парк”
Бәйрәм кунакларын килә-килешкә сәүдә рәтләре генә түгел бөтен баланы магнит урынына тарткан “Ско-ко-парк”, аңлаешлы итеп әйтсәк, кош-корттан торган үзенчәлекле зоопарк каршылады. Кечкенә йортны үз итеп, җим чүпләп йөргән йоп-йомшак яшел, кызыл, көрән, алсу чебиләрне бала-чага, мөгаен, әле бик озак телдән төшермәс. Шунда ук Биектаудан Г. Котдусовның экзотик тавыкларын да игътибарсыз калдырмыйсың: кәрлә бентамка, купшы тавис кошларын тагын каян күрер идең. Шундый экзотик тавык-чебешкә мөкиббән китүче Татьяна Каверина белән дә шунда таныштык. Дөресрәге, Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән Хәлим Гатиатуллин таныштырды безне. Нигәдер, мин әлеге ханымны да авыл хуҗалыгы идарәсеннән дип уйлаган идем. Баксаң, ул бөтенләй башка тармак кешесе – Яшел Үзән балалар поликлиникасында шәфкать туташы икән. Аның күмер чүлмәгеннән чыккан төсле ухейилюй токымлы тавыкларының ите дә кара  икән. Кәрлә кохинхиннарын элгәре кытай императорының җәйге сараенда гына үрчетә торган булганнар, берсеннән-берсе кәттәрәк бытбылдыклар да, таш көртлеге, көмеш феникс, кыргавыл (фазан), шәрә муенлы тавыклар да аныкылар иде.
–Бу минем хобби, без үз ихатабызда кош-кортның егермегә якын төрен асрыйбыз. Кошларны өйдә инкубаторда үзебез чыгарабыз,– ди футболкасына ук “Бәхет акчада түгел, ә тавыкларда” дип яздырган ханым.


“Тотынып утырыгыз!”
Бишекле атынгычлар шулай ук игътибар үзәгендә булды. Бу аттракцион ХVIII–ХХ гасырга караган фотолар, картиналар, гравюраларга нигезләнеп торгызылган. Аларны “күзәтү тәгәрмәче” нең ерак бабасы дип тә әйтәләр. Сирәк очрый торган тарихи атынгычта чират торып атынды бала-чага. 

Җыр, бию, уеннар, бәйгеләр, осталык дәресләре көн дәвамында туктап тормады. Кулланма гамәли сәнгать осталарының эшләнмәләре арасында да ниләр генә юк – агачтан, күннән, ротанг, сүстән, табигый ташлардан ясалган эшләнмәләр,  керамика, текстиль...

Татарстан районнарыннан килгән 11 команда катнашты. Бәйрәм программасы кысаларында “Богатырские забавы” республика экстрим чемпионатының сайлап алу туры да узды. Бу инде көч таләп иткән ярышлар дигән сүз. Кемдер таба белән йөгерүчеләргә, кемдер бүрәнә аша көрәшүчеләргә, бүрәнә ташучыларга көч-куәт биреп торса, икенчеләр бар куәтенә трактор тартучы егетләр өчен җан атты. Бер минут дигәндә 3,7 тонналы тракторны урыныннан кузгатып, тартып кара әле син! Тарталар бит! Нәтиҗәдә Ленино-Кокушкино егете – 18 яшьлек Салават Фәсхетдинов тракторны урыныннан гына кузгатып калмады, ә 2 метр 47 сантиметр тартып барып, үзенең чын баһадир икәнен күрсәтте. Сигез ел көрәш белән шөгыльләнеп чыныгу алган егет икән үзе.
Ипи пешерүче журналист
Чиләбе өлкәсе Меңъяр шәһәреннән килгән Юлия Романюк белән сөйләшеп киттек.
– Бу фестиваль турында киез басучы оста Рамил Мәүлетовтан ишеттем. “ Үзем булдым, искиткеч бәйрәм, барырга тырыш”,–дип киңәш итте. Чакырсалар киләсе елга да киләчәкмен. Безне күпләр арасыннан сайлап алдылар. Миңа калса, килергә теләгән осталарның барысы да килә алмагандыр. Әнием дә, әбием дә гомер буе ипине үзләре пешерде, прәннекне дә кибеттән алганны хәтерләмим. Бу бик тиз дә эшләнми, прәннек камыры ким дигәндә җиде көндә өлгерә”, –ди ул, эре яргычта үзе тарткан оннан пешергән ипи, прәннекләрен күрсәтеп. Бу эшне кәсеп итүенә дә дистә елдан артып киткән икән. “Ни өчен журналистикадан китәргә булдыгыз?” – дим аның үземнең коллега икәнен белгәч. “Юк. Ташламадым, район газетасында эшләвемне дәвам итәм, ә күргәзмәләргә йөрү миңа менә шушы рәвешле сәяхәт итү мөмкинлеге бирә”,– ди ул.
Бәйрәмдә йомырка, тавык, чеби, әтәчләрнең ниндиләре генә юк иде. Талчыбыктан үргәннәре дә, гипстан, чүпрәктән, камырдан, балчыктан ясалганнары да, “атлап йөри торганнары” дә. Адым саен рәхәтләнеп фотога төшәсең шулар белән!
Артистлар да шактый булды. Россия күләмендә танылу алган “Браво Метехи” грузин төркеме чыгышларын да яраттык, Илсөя Бәдретдинова концертын карарга дип, иртән үк урын алып куючылар да бар иде.
Расиха ФАИЗОВА.
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ