«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгедә катнашырга чакыра
Балаларын дини һәм милли тәрбия кылучылар өчен менә дигән форсат. Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете ХXIV бөтенроссия «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дини-милли бәйгесен оештыра. Бу хакта бүген журналистларга “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.
Өч ел тәнәфестән соң «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бөтенроссия проекты үз канаты астына дини-милли гыйлемгә омтылган инсаннарны туплый.
Конкурсның максаты – яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре белемнәрен арттыру, милли тарихыбызны өйрәнергә чакыру. Мәгълүм булганча әлеге проектны заманында танылган җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллина тормышка ашырган иде.
– Үткәнен дә, хәзергесен дә без белергә тиеш. Үз тарихын белмәгәннәрнең киләчәге юк. Шуңа күрә без Аллаһының рәхмәте белән әлеге күркәм конкурсны дәвам итәбез. Төп ниятебез: милләтебез, динебез өчен файда китерсен. Бәйге катнашучылары 4 яшь категориясе буенча көч сынашачак: 36 яшьлекләр; 7–10 яшьлекләр; 11–14 яшьлекләр; 15–18 яшьлекләр. Аларга сораулар да аерым әзерләнде. Һәр төркемдә өч төрле сорау бирелә; дини, милли һәм Коръәнгә бәйлеләре. Конкурсантлар өчен махсус телеграм-каналыбызны ачтык. Анда барлык сорауларга да урнаштырыла. Шулай ук кайбер җаваплар да урын алачак, балалар шулар буенча әзерләнә алачак. Конкурс озын гомерле. Анда инде үзләре катнашканнарның балалары гыйлемнәрен тикшерә башлады, диде Рөстәм хәзрәт.
Җәмгысы 264 сорау әзерләнгән. Конкурсның шартлары белән «Гаилә» мәчетенең социаль челтәрләрендә, мәчет-мәхәлләләргә танышырга мөмкин. 1, 2, 3 урыннардан кала, катнашучылар 50 гә якын номинациядә – Кол Гали, Кол Шәриф, Ш.Мәрҗани, Хөсәен Әмирхан, Хөсәен Фәезханов, Һади һәм Садри Максуди, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Риза Фәхреддин, Габдулла Тукай, Акмулла, Галимҗан Баруди, Исмаил Гаспринский, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Мөхлисә Бубый, Закир ишан Камалов-Чистави һ.б.да бүләкләнәчәк.
Җиңүче һәм катнашучыларга бүләкләрне әзерләүдә оештыручыларга иганәчеләр дә ярдәм итә. Конкурста катнашучылар 5 апрель көнне «Гаилә» мәчетенә җыелачак. Аларның белемнәрен күренекле дин эшлеклеләре һәм милләт тарихын яхшы белгән шәхесләр тикшерәчәк.
Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге, КИУның Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар үзәге ярдәме белән уздырыла.
Җиңүчеләргә – диплом һәм кыйммәтле бүләкләр, барлык катнашучыларга да сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, диде чараны оештыручылар.
Автор фотосы
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Милли стильдә үткәрелгән туйларга 100 мең сумлык грант
Яшьләр эшләре министрлыгы милли стильдәге туйларга 100 меңгә кадәр грант бирә башларга мөмкин.

Татарстанда быел җәй яңа грант программасын кертергә планлаштыралар. Яшь парлар туйларын милли стильдә үткәргән очракта, алар 100 меңгә кадәр акча ала алачак.
Төп шарт – бәйрәмдә милли костюмнар, фольклор ансамбль чыгышы яки милли стильнең башка вариантлары булырга тиеш.
Фото: culture.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар