Студент билетлары һәм зачет кенәгәләре электрон форматта
Россия югары уку йортларында студент билетлары һәм зачет кенәгәләренең электрон вариантларын куллану мөмкинлеге барлыкка килде. Документлар «Госуслуги» порталында һәм Max мессенджерында QR-код рәвешендә күрсәтелә.
Яңа уку елында югары уку йортына кабул ителгән студентларга электрон билетны рәсмиләштерү өчен уку йортына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белем бирү оешмасы студент турындагы мәгълүматны яңартканнан соң, документ «Госуслуги»дагы шәхси кабинетта пәйда булачак.
Электрон студент билеты укучының статусын раслаучы документ буларак кулланыла. Аның белән җәмәгать транспортында ташламалы юл йөрү билетларын алырга, музей, театр һәм концертларга ташламалы бәядән яки бушлай керергә мөмкин. Уку йортларына кергәндә дә электрон документны күрсәтергә була.
Электрон студент билетлары һәм зачет кенәгәләре турындагы үзгәрешләр 2025 елның 29 декабреннән гамәлгә керде. Алар «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә эшли.





Комментарийлар