Логотип Магариф уку
Цитата:

Сылу һәм шаян туп

Гыйбрәтле әкият

Яшәгән, ди, бик бәләкәй, матур, шомырт кара күзле Сылу исемле кызчык. Әнисе аны бик яраткан. Җыр җырлап йоклаткан, иркәләп уяткан. Ә бер көнне әнисе Сылуга зур, кызыл, матур туп бүләк иткән. Кыз шулкадәр шатланган, туп белән дуслашкан, яратып уйнаган, аңа Кызылкай дип исем дә биргән. Көннәрдән бер көнне Сылу уйнаган-уйнаган да, тупны алырга онытып, өенә кереп киткән. Көн артыннан көн үткән, Сылу туп белән уйнарга теләп, исенә төшерсә, Кызылкайдан җилләр искән! Баксаң, урамда калган тупны җил малае Сыбызгы борын тәгәрәтеп алып киткән икән. Сыбызгы борын сызгыра-сызгыра уйнаган-уйнаган да арыгач кереп йоклаган. Ә туп моңсу гына тәгәрәгән дә тәгәрәгән. Кинәт яңгыр кызы Тамчыкай пәйда булган. Тамчыкай да туп белән шаярган, уйнаган, ә җылы кояш чыккач кереп югалган. Тупны кояш иркәләп җылыткан, сөеп битләреннән үпкән, тупка рәхәт булып киткән. Туп дусты Сылуны искә төшергән дә сагынып елап җибәргән. Аның Сылу янына кайтасы, уйныйсы, шаярасы килгән. 
Аны күреп торган Салават күпере тупны кызганган, ярдәм итәргә булган. Үзенең нурларын сузып, аңа юл күрсәткән. Аллы-гөлле күпердән тәгәри-тәгәри, Кызылкай дусты янына юл тоткан. Сылу да тупны сагынган, елап басып тора икән. Туп: «Һәй-һәй-һәй! Сылукаем», – дип шатланып кычкырган. Сылу күккә караса, Салават күпереннән аның дусты – Кызылкае тәгәрәп килә, ди. Сылу аны шатланып тотып алган һәм беркайчан да югалтмаска, ташлап китмәскә, кадерсезләмәскә сүз биргән. Мин үзем дә аларны күрдем, чәчәкле аланда көлешеп уйнап йөриләр иде. Көлгән тавышлары хәзер дә колагымда чыңлап тора.

Нурия Сәйфетдинова,
Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасы тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ