Танылган журналист Рахман Шәфигуллин яңа китабын тәкъдим итәчәк
Иртәгә АҖ «ТАТМЕДИА»ның «Әдәби кафе»сында танылган язучы һәм журналист Рахман Шәфигуллин «Асылбикә күз яшьләре» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итәчәк. Яңа китабында халкыбызның әдәби т...
Иртәгә АҖ «ТАТМЕДИА»ның «Әдәби кафе»сында танылган язучы һәм журналист Рахман Шәфигуллин «Асылбикә күз яшьләре» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итәчәк. Яңа китабында халкыбызның әдәби тарихи елъязмасы чагылыш тапкан. XX гасыр барышында илебездә барган үсеш-үзгәрешләрнең данлы да, фаҗигале дә сәхифәләрен бер үк вакытта аянычлы һәм мавыктыргыч итеп, аерым шәхесләр һәм кешеләр язмышына төреп сурәтли. Җыентыкта тупланган язмалар үзләренең хакыйкый, фактларның төгәллеге, хис-кичерешләрнең тирәнлеге белән укучыны җәлеп итә.
«Татарның үткән язмышы, бүгенгесен тасвирларга тырыштым. 1917 елны Беренче бөтендөнья сугышында Күн авылында туып үскән Ибраһим Хәлимов пленга эләгә. Вюнсдорф дигән шәһәрдә алар өчен немецлар мәчет төзиләр. 1919 елны, Гитлер белән танышып, фотога төшә. Китабымның беренче өлешендә бу турыда тасвирлана. Кем ул Асылбикә? Башкортстанның Чиләбегә терәлеп тора торган бер авылында башкортлар белән татарлар яши. Шунда Асылбикә исемле башкорт кызы, начар холыклы шахтёрга кияүгә чыгып, бәхетсезлекккә дучар була. Ул аны бик җәберли. Отставкадагы Ибраһим Кәбиров дигән капитан белән танышканнан соң, Асылбикә бәхетле тормышка ирешә. Гомумән, минем әсәрләрем тәрбиягә юнәлдерелгән. Китабымда кимсетелгән татарлар үзләрендә көч табып, яхшы юлга басарга тиеш дигән фикерне алга сөрәм. Фәкать көчле рухлы татарлар булганда гына милләтебез дә чәчәк атачак»,– диде Рахман әфәнде китабы турында.
Чарага рәхим итегез! Башлану вакыты 13.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

Комментарийлар