Тарих белән танышабыз!
Музейга бушлай керү көне 2 апрельдән 5 апрельгә күчерелә.
Татарстан Милли музееның 129 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бу айда музейга бушлай керү көне 2 апрельдән 5 апрельгә күчерелә. Шулай ук аның филиалларына да бушлай кереп булачак, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге.
Музейлар исемлеге:
Габдулла Тукай әдәби музее
А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее
В.И. Ленин йорты музее
Муса Җәлилнең музей-фатиры
Е. А. Боратынский музее
Печище авылындагы Янка Купала музее
Красновидово авылында А. М. Горький музее
1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы
Шәриф Камал мемориаль фатирлы татар әдәбияты тарихы музее
Каюм Насыйри музее
Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә.
Автор фотосы
Комментарийлар