Логотип Магариф уку
Цитата:

Ташкентта Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды

Мирзо Улугбәк исемендәге Үзбәкстан милли университетында Казан федераль университеты каршындагы Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.&n...

Мирзо Улугбәк исемендәге Үзбәкстан милли университетында Казан федераль университеты каршындагы Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте. 
Үзәкне ачу тантанасы Үзбәкстан Республикасында Татар мәдәнияте көннәре кысаларында узган. Анда Үзбәкстан Милли университеты ректоры Ином Маджидов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова, студентлар һәм укытучылар, Ташкенттагы татар диаспорасы вәкилләре катнашкан.
Әлеге үзәктә бушлай онлайн-дәресләр, татар телендә мәдәни-агарту чаралары, Ташкентта рус телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча чаралар булачак. Шулай ук уртак фәнни тикшеренүләр уздыру да эшнең өстенлекле юнәлеше булып тора.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ