Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар балалар нәшрияты проекты Россиянең иң яхшы наширлек проекты дип танылды

«Татар Балалар Нәшрияты»

«Татар балалар нәшрияты» проекты Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның VII Бөтенроссия иҗтимагый премиясе конкурсында җиңеп чыккан. Конкурска илнең 57 субъектыннан 252 гариза килгән. Рус, татар, мари, чуваш, удмурт, эрзя һәм мукшы халык әкиятләре мотивлары буенча «Идел буе батырлары» нәфис-анимацион басмалар сериясе елның иң яхшы наширлек проекты дип танылган.

«Идел буе батырлары» әкиятләрендә Идел буенда яшәүче төрле халыкларның баһадирлары – Камыр батыр, Вольга, Маршан, Сабан, Йаван-паттар, Сельта – балаларны батырлыкка, үзара ярдәмләшүгә өйрәтә, милли гореф-гадәтләр турында сөйли.

Китапның һәркайсы буенча мультфильм да төшерелгән. Аларны китап тышлыкларында урнаштырылган QR-кодлар аша карарга мөмкин.

Анимация компоненты әлеге проектның мөһим өлеше булып тора, ул балаларны Идел буе халыклары фольклоры дөньясына тагын да ныграк җәлеп итә, ди Татар балалар нәшрияты хезмәткәрләре.

Мультфильмнарны әлеге сылтама буенча “Татармультфильм” берләшмәсенең рәсми каналыннан карарга мөмкин.

 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ