Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар галимнәрен җыю кыенмы?

Җыенга, киңәшмәгә җыю кыен, билгеле. Беренчедән, алар төрле юнәлештә, төрле төбәктә эш йөртә. Икенчедән, һәрберсенең җилкәсендә йөз мәшәкать. Әлбәттә, иң мөһиме: кыйблабыз бер булсын, милләт мәнфәгать...

Җыенга, киңәшмәгә җыю кыен, билгеле. Беренчедән, алар төрле юнәлештә, төрле төбәктә эш йөртә. Икенчедән, һәрберсенең җилкәсендә йөз мәшәкать. Әлбәттә, иң мөһиме: кыйблабыз бер булсын, милләт мәнфәгатьләре шәхси мәнфәгатьләрдән алдарак торсын.
Менә шушы заруриятне истә тотып, башкалабыз Казанда Россия Табигать фәннәре академиясе (РТФА) һәм Татар академик фән үзәге (ТАФҮ) әзерләгән “Татарские ученые” дигән энциклопедик басманы тәкъдим итү тантанасы булачак. 8 нче июнь кичке биштә Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә уздырыла (Татарстан урамы, 40 нчы йорт). Бу хакта безгә китапны әзерләү өчен җаваплы хезмәткәрләрнең берсе, Мәскәүдәге РТФА вице-президенты, ТАФҮ рәисе Илдар Үтәмешев язып җибәргән.
– Һәр милләтне шәхесләр билгели. Әлбәттә, мондый китаплар һәрберсе тарихта эзен калдырачак. Милләтебезне дөньякүләм таныткан шәхесләр арабызда аз түгел. Билгеле, күренекле галимнәребезнең исемлеген дәвам итеп, әлеге җыентык-экциклопедияне берничә томда чыгарырга мөмкин. Биредә аларның бер өлеше генә тупланган.
Шул ук вакытта татар теле фән теле, икътисад, җитештерү теле булган сурәттә генә зур нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Әлеге галимнәр, кулларыннан килгәнчә, татар телен фән теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен тырыша. Бу галимнәр абруебызны күтәрә, татарның мәгърифәтле халык икәнлеген раслаучы дәлил булып тора, – дип сөйләде безгә хезмәт белән беренчеләрдән булып танышып чыккан зыялыларыбызның берсе, БТК башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ