Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар киносын дөньяга танытырга кирәк!

«Татаркино» оешмасына быел 100 ел тула

Татарстанда быел җәй дәвамында ачык һавада «Архив киносы фестивале» оештырыла. «Татаркино» оешмасына быел 100 ел тулу уңаеннан тәкъдим ителгән проектта республикада төрле елларда төшерелгән фильмнарны Аксёнов скверында, республика районнарында төрле сквер һәм паркларында тамаша кылып булачак.

“Гаилә һәм мәктәп” журналының июнь санында татар киносы үсешенә зур өлеш кертүче, бик күп документаль, нәфис  фильмнарның режиссёры Салават Юзеев белән әңгәмә әзерләнде. Татар киносына битараф булмаганнар әлеге язмада кино режиссерның  фикерләре белән таныша алачак.

-Безгә  бер система кирәк. Фильмнарны сайлауда, финанслауда анык система.... Прокатны «Татаркино» җайга сала, ләкин әле бу канәгатьләнерлек түгел. Күрше республикада ел саен кино төшерү өчен 60 млн  бирелә. Якутиядә кино сәнгате җайга салынган, алар булдыра, ә нигәдер  бездә һаман көйләнеп бетә алмый, - дип җан авазын җиткерә Салават Юзеев.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ