«Татар кызы – 2026» финалы Әлмәттә узачак
23 июнь көнне Әлмәт шәһәрендә «Татар кызы – 2026» республика бәйгесенең финалы узачак. Әмма тамашачылар күрәчәк финал концерты – зур эшнең нәтиҗәсе генә.
Бәйгенең этаплары кысаларында катнашучылар белән 10 көн дәвамында киң колачлы әзерлек программасы алып барыла. Бу чорда кызлар милли мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр белән тирәнтен таныша, иҗади һәм шәхси үсеш юнәлешләрендә белемнәрен арттыра.
Быелгы финал концерты «7 тамыр» темасына багышланачак. Бу хакта драматург һәм сценарист Резеда Гобәева хәбәр итте. Аның сүзләренчә, программа татар кешесен туган җиренә бәйләп торучы җиде төп кыйммәткә нигезләнә. Алар арасында туган тел, дин һәм имам, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, гаилә һәм туган ил бар.Концерт программасын бизәп, Татарстан Республикасы дәүләт бию ансамбле дә чыгыш ясаячак.





Комментарийлар