Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар тарихына мәхәббәт уятты»

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында тарих фәннәре докторы, археолог Равил Фәхретдиновның тууына 85 ел тулу уңаеннан  гыйльми советның киңәйтелгән утырышы булды.–  Бүген Татарстан, Росси...

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында тарих фәннәре докторы, археолог Равил Фәхретдиновның тууына 85 ел тулу уңаеннан  гыйльми советның киңәйтелгән утырышы булды.
–  Бүген Татарстан, Россия фән тормышында зур вакыйга. Равил ага Фәхретдинов тарихи гаделлекне торгызу өчен тырышкан, татар халкына хезмәт иткән олы шәхес иде. Тарих институтына нигез салучыларның берсе буларак кына түгел, таләпчән остаз буларак та  Равил аганы сагынып искә алабыз. Ул татарны өйрәнү белемен үстерүгә зур өлеш кертте. Фән менә шундый фидакарь галимнәр җилкәсендә тора, – дип башлап җибәрде утырышны институт директоры Радик Салихов. Галимнең улы, КФУ профессоры Раил Фәхретдинов әтисе хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты. КФУ профессорлары Индус Таһиров, Хатыйп Миңнегулов, Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторлары Дамир Исхаков, Илдус Заһидуллин, институт директорлары Рамил Хәйретдинов, Айрат Ситдыйков, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, археолог Җәмил Мөхәммәтшин һәм башка шәхесләребез атаклы тарихчыбызның хезмәтләренә зур бәя бирде. Чыгыш ясаган һәр галим диярлек аның тарихыбызны популярлаштыру, киң халык катламнарына җиткерү буенча да зур эшләр башкаруын телгә алды.

Аерым алганда, ТР Мәгарифне үстерү институты өлкән укытучысы Илсөя Фокеева, Равил әфәнде туксанынчы елларда республикабызда “Татар һәм Татарстан тарихы” фәнен укыту эшен башлап җибәргән, яңа дәреслек язган, тарих укытучыларында бу фәнгә мәхәббәт уяткан олуг шәхесебез булды, дип галимгә зур бәя бирде. Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйлаҗева үз чиратында былтыр үз уку йортларында күренекле галимгә багышлап конференция уздыруларын, бу башлангычның дәвамлы булачагын хәбәр итте.
Чыгышлар барышында галим исемен мәңгеләштерү максатында  үзе яшәгән йортка барельефы  төшерелгән истәлек тактасы да куелачагын, туган ягында Равил Фәхретдинов исемен йөртүче урам барлыкка килүен дә хәбәр иттеләр.
Ни кызганыч, галимнең  үз теләк-ниятләре һаман тормышка ашырылып бетми әле. Әйтик, башкалабыздагы Сөембикә манарасын ярымай куелса да, диварындагы “Бу бина  - рус архитектурасы ядкаре” дигән язу һаман алынмаган әле. Югыйсә, Р. Фәхретдинов үз вакытында ук төпле дәлилләр китереп, аның татар архитектурасы ядкаре икәнен раслаган иде. Язу – элмә такта алынмагач, экскурсоводлар һаман искечә сөйли бирәләр. Шул ук вакытта рус тарихында бу бинаның салынуы хакында бер документ та сакланмаган. Хәер, урыс халкы аны бервакытта да үз һәйкәле итеп санамаган. Санаган булса, ниндидер рус атамасы бирми калдырмас иде. Әби-бабаларыбыз исә аны изге санап, янына килеп дога кылган, эчкерсез ният-теләкләрен җиткергә. Сөембикә манарасының Болгардагы Кара Пулат төрбәсен хәтерләтүе үзе үк аның борынгы татар архитектурасы традицияләре дәвамы буларак төзелүе турында сөйли.
Чистай, Тәтеш, Болгар тарафларында сакланучы борынгы кабер ташларын саклап калу максатында, махсус бер урынга җыеп, ачык һавадагы музей оештыру фикерен Равил ага инде өч дистә ел элек үк күтәреп чыккан булган икән. Ни кызганыч, бу тәкъдим һаман тормышка ашырылмый.
Галим хезмәтләренең академик басмасын нәшер итү – алдыбызда торган мөһим бурычларның берсе. Әлеге эшкә Тарих институты алынса, бик күркәм эш булыр иде, билгеле. Бу уңайдан тарихчы Дамир Исхаков, хәзер акча юнәтү шактый кыен булыр, һичьюгы «Очерки истории по Волжской Булгарии» дигән хезмәтен кабат бастырып чыгарасы иде, дип тәкъдим итте.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ