Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел тәрбиячесе» конкурсының республика этабы башланды

Татарстанда «Ел тәрбиячесе - 2022» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы башланды.Бәйгенең финалында зона этабы барышында сайлап алынган 20 кеше катнашачак, дип хәбәр итә Татарстанның мәгари...

Татарстанда «Ел тәрбиячесе - 2022» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы башланды.
Бәйгенең финалында зона этабы барышында сайлап алынган 20 кеше катнашачак, дип хәбәр итә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.
Финал өч сынаудан тора:

  • «Мастер-класс»;

  • «Балалар белән педагогик чара»;

  • «Түгәрәк өстәл».


Конкурсның өченче этабында җыйган баллар саны буенча түбәндәгеләр билгеләнә:
- конкурста абсолют җиңүче (1 урын);
- «Ел тәрбиячесе» номинациясендә конкурс призерлары (2,3 урын);
- конкурс лауреатлары.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

«Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсы старт ала

Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» («Вдохновение») бөтенроссия конкурсының зона этаплары башлана. Конкурс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге белән...

«Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсы старт ала
Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» («Вдохновение») бөтенроссия конкурсының зона этаплары башлана. Конкурс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла.
Зона этаплары 17-23 мартта Яр Чаллыда, Чистайда, Казанда, Арчада, Әлмәттә узачак. Конкурс «2014 - 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Конкурска барлыгы 747 эш тәкъдим ителгән, шуларның 19 ы – Россия Федерациясенең башка субъектларыннан.
Нәтиҗәләр ясау 2022 елның апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.

Фәния Лотфуллина


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ