Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан – изге гамәлләр ае

Быел Рамазан-шәриф ае 18 февральдә кояш баеганнан соң башлана. Уразаның беренче көне 19 февральдә.

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан һәр ел саен ураза аенда “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны оештырыла. “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Булат хәзрәт Мәрданов хәбәр иткәнчә, акция барышында түбәндәге башлангычлар тормышка ашырылачак: 

- Авыру балаларга ярдәм итү. Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае»  акциясе кысаларында 49 балага 3 млн 604 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. 2026 елда Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән шулай ук авыру балаларга булышырга ниятли.

«Быелгы акция барышында мохтаҗларга кимендә 10 млн сумннан артык ярдәм күрсәтербез дип ышанабыз. Шулай ук азык-төлек белән тәэмин итү дә булачак. Әйтик узган ел 5 тонна ярым ризыкны 600 гаиләгә тараткан булсак, быел 500 гаилә өчен 5 тонна ризык тапшырырга ниятлибез. “Зәкят” фонды быелды хәйрия чаралары, ифтар мәҗлесләре планлаштыра. Фондыбызга волонтерларны, ярдәм итүчеләрне күбрәк җәлеп итәсебез килә. Һәркемне изге гамәлләр кылырга чакырыпкалабыз”, - диде Булат хәзрәт Мәрданов. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ