Татар теле һәм әдәбияты: Бердәм республика имтиханы тапшыручылар саны арта
Татарстанда татар теле һәм әдәбияты буенча Бердәм республика имтиханын сайлаучы чыгарылыш укучылары саны артуы күзәтелә. Бу хакта ТР мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.
Быел 28 майда татар теленнән Бердәм республика имтиханын 44 укучы тапшырырга ниятли. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 59 процентка күбрәк.





Комментарийлар