Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучылары өчен «өстәл китабы» әзерләнгән

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле укытучылары өчен махсус әсбап әзерләгән. Яңа китап 12–14 ноябрьдә Казанда узачак Бөтенроссия "Туган тел" форумында таратылачак. Бу турыда бүген "Тат...

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле укытучылары өчен махсус әсбап әзерләгән. Яңа китап 12–14 ноябрьдә Казанда узачак Бөтенроссия "Туган тел" форумында таратылачак. Бу турыда бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков сөйләде.
Әсбапка туган телләрне укытуга багышланган хокукый мәгълүмат, федераль стандартларга туры килгән дәреслекләр исемлеге, татар телен укытуга, татар мәдәниятенә караган электрон чыганакларга сылтамалар, күренекле татар шәхесләре турында «Татарика» энциклопедиясеннән алынган белешмә, татар теле укытучылары катнаша ала торган министрлыкның еллык чаралар планы, татар иҗтимагый оешмаларының элемтәләре кертелгән. Шулай ук федераль дәрәҗәдә һәм республикада укытучыларга бирелә торган грантлар, һөнәри бәйгеләр турында да мәгълүматлар бар. 
«Форумнарга, съездларга килгән укытучыларга файдалы мәгълүмат биреп җибәрү хыялым бар иде. Спектакль карау, экскурсияләргә йөрү – әйбәт, ә укытучыга көн саен файдаланып була торган әсбап булдыру теләге көн үзәгендә торды», – дип сөйләде Илгиз Халиков.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ