Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча биергә өйрәтәләр

Бию остаханәсе биючеләрнең «Бер басканда, ике бас» дигән перформансыннан башланып китәчәк.

Казанда татарча биергә өйрәтәләр. Башкаланың Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны татар биюе һәм фольклор уеннар белән таныштырачак.  Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының икенче дәресе 20 июнь көнне 18:00 дә башлана.

Бию остаханәсе биючеләрнең «Бер басканда, ике бас» дигән перформансыннан башланып китәчәк һәм «алтын-көмеш», «ачык авыз җебегән», «кул чабышлы» дип атлаган күңелле фольклор уеннар белән дәвам итәчәк. Чараның алып баручылары – проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм алып баручы, халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты, мультимузыкант Илмир Ямалов. Проектның тагын бер кураторы – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәидә Миңнебаева.

Җанлы музыка өчен баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов җавап бирәчәк, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар биюләренең традициясен саклауны, тарихын искә төшерүне максат итеп куя.

Исегезгә төшерәбез, проектның быелгы беренче чарасы 13 июнь көнне Кабан күле яр буенда узды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләре Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла. Узган ел проект татар бию төрләрен өйрәнүгә багышланган булса, быел татар фольклор уеннары белән дә танышачакбыз. Тагын бер мөһим үзенчәлек: бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләп, истәлекле бүләкләр дә тапшырылачак.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ