Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан балалар бакчаларында кемгә урын җитми?

#БердәмРоссия иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "Муниципаль мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә кабул итү турында" дигән темага видеоконференция үткәрелде.Министр урынбасары - департамент җитәкчесе Р.Г.М...

#БердәмРоссия иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "Муниципаль мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә кабул итү турында" дигән темага видеоконференция үткәрелде.
Министр урынбасары - департамент җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты А.З.Фәррахов һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Т.Д.Багаева белән бу өлкәдәге вазгыять турында сөйләделәр. Алар элегрәк килгән сорауларга да, шулай ук конференция барышында бирелгәннәренә дә җавап бирде.
Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше гаиләнең даими яшәү урыны белән янәшә тәкъдимнәр һәм иң кечкенә балаларга урыннар булмау белән бәйле. Моның сәбәбен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов аңлатты. 
«Татарстандагы балалар бакчаларында урыннар саны теләүчеләр саныннан артып китә, әмма ата-аналарның балаларын үзләре теләгән мәгариф учреждениесенә бирергә хокукы бар. Теоретик яктан карасак, урыннар бар, әмма ата-аналар, балаларын йөртү уңайлы булсын өчен, йорты яки эше янындагы балалар бакчаларын сайлый», – диде министрлык вәкиле.
Мөҗипов билгеләп үткәнчә, яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалар өчен урыннарга ихтыяҗ бар. Сабыйларның әти-әниләре тизрәк эшкә чыгарга тели. Гамәлдәге балалар бакчалары үз микрорайоннарында өч яшьтән өлкәнрәк балаларны тулысынча урыннар белән тәэмин итә.
Уртак эш күп кенә мөрәҗәгатьләрне хәл итәргә мөмкин булуын күрсәтте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы белән дә элемтәгә керделәр, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ