Татарстан БДИда 100 балл җыйган укучылар саны буенча лидер төбәкләр исемлегенә керде
Татарстан 2026 елгы Бердәм дәүләт имтиханының төп чорында бер фәннән 100 балл җыйган чыгарылыш укучылары саны буенча Россиянең лидер төбәкләре исемлегенә керде. Республикада максималь нәтиҗәне 459 укучы күрсәтте, дип хәбәр итә ТАСС.
Әлеге күрсәткеч буенча лидерлар бишлегенә шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крае керә. Иң күп 100 балл нәтиҗәсе Санкт-Петербургта теркәлгән – 914 укучы. Мәскәү өлкәсендә мондый нәтиҗәгә 836 чыгарылыш укучысы ирешкән.





Комментарийлар