Татарстан Фәннәр академиясенә – 35!
Бу көннәрдә Татарстан Фәннәр академиясе үзенең 35 еллык юбилеен зурлап билгеләп уза.
Иртәгә Галиәсгар Камал исемендәге театр бинасында фундаменталь фәнне һәм мәдәни өлешне берләштергән бәйрәм чаралары үтәчәк. Шулай ук программада республикабыз башкаласында төп фәнни казанышлар күргәзмәсе, Россия Фәннәр академиясенең төбәк сәясәте буенча советы утырышы, моннан тыш төбәк академияләре ассоциациясенең тематик секцияләре һәм очрашулары узачак.
Бәйрәм тантанасында фән эшлеклеләрен бүләкләү белән бергә көндезге тантаналы концерт, социаль комедия элементлары һәм синхрон тәрҗемә белән татар телендә спектакль күрсәтү, шулай ук оркестр катнашында банкет форматында кичке тантаналы кабул итү, классик һәм милли композицияләр башкару да бәйрәм кичәсен бизәр дип көтелә.
Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында журналистлар өчен узган брифингта Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов җиткерде. Брифингта Академиянең төрле еллардагы президентлары – академик Әхмәт Мәзһаров, академик Мәгъзүм Сәлахов һәм бүгенге көндә академияне җитәкләгән Рифкать Миңнеханов катнашты.
Брифингта чыгыш ясаучылар, үзләре җитәкләгән чорда Фәннәр академиясе үткән юлга анализ ясады, ирешкән уңышларга аерым тукталды. Фәннәр академиясенең илнең, аерым алганда республиканың үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.
Брифингта билгеләп үткәнчә, Татарстан фәннәр академиясе шушы 35 ел эчендә тикшеренү үзәгеннән фән һәм җитештерүнең стратегик интеграторына кадәр юлны үтте, технология, гуманитар сәясәт һәм кадрлар ярдәме аша төбәкнең алдынгы үсешен тәэмин итте. Рифкать Нургали улы аның хәзерге этапта академия моңарчы күрелмәгән тышкы һәм эчке чакырулар шартларында үсүен ассызыклады.
Аның сүзләренә караганда, тулаем алганда Россия һәм аерым алганда Татарстан алдында түбәндәге бурычлар тора: илнең һәм республиканың технологик суверенитетын тәэмин итү, яңа җитештерү чылбырлары һәм логистик коридорлар формалаштыру, импортны алыштыру һәм тарихи хакыйкатьне тышкы катнашудан саклау, шулай ук ясалма интеллектны кулланышка кертү һәм киләчәк икътисадны алдан проектлау. Әлеге бурычларны үтәү максатыннан, түбәндәге өстенлекле юнәлешләргә төп игътибар юнәлтеләчәк: фәнни эшләнмәләр аша технологик суверенитетны ныгыту, фәнара тикшеренүләрне үстерү һәм галимнәрнең яңа буынын тәрбияләү.
Автор фотолары.





Комментарийлар