Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закированың республика форумында чыгышы
Хәерле көн, хөрмәтле Марат Готович, хөрмәтле президиум, җитәкчеләр, укытучылар, чакырылган кунаклар!Агымдагы елның 27–29 июнендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Ми...
Хәерле көн, хөрмәтле Марат Готович, хөрмәтле президиум, җитәкчеләр, укытучылар, чакырылган кунаклар!
Агымдагы елның 27–29 июнендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән 500 делегат катнашты.
Съезд – бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдиннең: «Һәрбер кеше, вә һәрбер кавем, вә милләтнең бәхетле булуына баш сәбәп – гыйлемдер», – дигән юллары астында узды.
Съезд эшчәнлегенә югары бәя бирелде һәм яңа уку елы алдыннан республикабыз уку йортлары җитәкчеләре һәм укытучылар алдында милли мәсьәләнең бүгенге көндә ни дәрәҗәдә җаваплы юнәлеш икәнлеген тагы бер кат ассызыклау максатыннан бүгенге чараны оештыру зарурлыгы билгеләнде.
Барыбызга да мәгълүм булганча, соңгы 5 еллыкта милли мәгариф өлкәсенә кагылышлы җитди карарлар кабул ителде:
317 нче федераль закон тарафыннан туган телдә белем алу, Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү хокукы белем бирү программаларының мәҗбүри өлешендә сакланды. Туган телләрне, шул исәптән туган тел буларак рус телен өйрәнү әти-әниләрнең гаризалары нигезендә башкарылуы күрсәтелде.
Яңартылган белем бирү стандартлары, үрнәк программалар расланды. «Туган тел һәм әдәбият» фәне өлкәсенә Россия Федерациясе республикасының дәүләт телен сайлап алу мөмкинлеге кертелде.
Стандартларда рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә туган телләрне укыту уку йортының мөмкинлекләре һәм ата-аналарның гаризалары булган очракта гамәлгә ашырыла, дигән искәрмә урын алды. Уку планнарының аерым вариантларында «Туган тел һәм әдәбият» фәне булмавы, дәресләр саны кыскару борчу тудырды.
Мәктәпләрдә туган телне өйрәнүне саклау максатыннан Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, республикабыз җитәкчелеге, депутатлар корпусы тарафыннан федераль үзәк, беренче чиратта Россия Мәгариф министрлыгы белән эшлекле очрашулар узды. Нәтиҗәдә яңартылган стандартларга уку планнарында дәресләр санын арттыру турында үзгәрешләр кертелде.
***
Хөрмәтле хезмәттәшләр, канун нигезендә белем бирү программасы мәктәп тарафыннан мөстәкыйль эшләнә. Туган телебезне укыту өчен барлык шартлар тудырылган: әзерлекле укытучыларыбыз, инфраструктура, дәреслекләр бар, методик ярдәм күрсәтелә. Туган тел укытылмаган бер генә мәктәп тә була алмый!
Килеп туган вазгыятъ бездән мәктәп коллективлары һәм әти-әниләр белән хезмәттәшлекне тагы да активлаштыруны таләп итә. Нәтиҗәле эш алып барылса, әти-әни гариза да яза, теләктәш тә була, ярдәмен дә күрсәтә.
Халкыбызда «Алтыда белгән телең – алтмышта онытылмас» дигән әйтем бар. Тел өйрәнүнең иң нәтиҗәле чоры – балачак. Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчалары челтәре саклана. Республикабыз бакчаларында балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү программалары гамәлгә куелган.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә балалар бакчаларына укыту-методик комплектлар, матур әдәбият, өстәл уеннары кайтарылды. Әсбаплар министрлык сайтына да урнаштырылды.
Буген балалар бакчаларына 100 меңнән артык (100 864) татар баласы йөри. Районнардан алынган мәгълүмат буенча аларның 56,3 % ы (56 782 ) туган телдә белем һәм тәрбия ала. 3 елга анализ ясасак күп районнарда динамика уңай. Әмма санның күтәрелүе – ул әле сыйфат яхшырды дигән сүз түгел. Бакчаларда милли тәрбиягә салкын караш Югары Ослан, Менделеевск районнарында күзәтелә. Аксубай, Яшел Үзән, Минзәлә, Чистай, Ютазы районнарында активлык сорала. Әйдәп баручылар буларак Актаныш, Апас, Балтач, Биектау, Кайбыч, Мөслим районнарын атар идем.
Соңгы 3 елда гына да республикада 75 балалар бакчасы төзелде. Бу бакчаларда туган телдә белем һәм тәрбия өчен шартлар тудырылдымы, татар төркемнәре тупландымы, тиешле кадрлар булдырылдымы? Сорау үзебезгә!!!
Хөрмәтле хезмәттәшләр, балалар бакчаларында туган телдә белем һәм тәрбия бирү өчен каршылыклар юк. Балалар бакчаларының, татар төркемнәренең статусын саклау һәм тиешле дәрәҗәдә оештыру бары бездән тора. Катнаш төркемнәр күз буяу гына! Билгеле, беренче чиратта әти-әниләр белән эшне дөрес оештыру, даими хезмәттәшлек зур урын ала. Бигрәк тә бу район үзәкләренә һәм шәһәрләргә кагыла.
***
Бакча һәм мәктәп арасындагы дәвамчанлык шулай ук мөһим. Бала татар бакчасыннан соң кая укырга бара, мәктәптә уку өчен туган тел буларак әти-әни кайсы телне сайлый? Гаризалар электрон форматта языла, әгәр дә алдан аңлату алып барылмый икән, бала бусагадан атлап кергәч кенә җиң сызгану соң була.
2021/2022 уку елында республикабызда барлыгы 629 татар мәктәбе эшләсә, шуларның 118 е филиал. Әлеге уку йортларында 80 меңгә якын бала укый. Бу барлык укучыларның 17 % ы.
Әйдәп баручылардан Азнакай, Актаныш, Арча, Балтач, Мөслим,Саба, Теләче районнары. Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Чистай шәһәрләрендә бу юнәлештә активлашу сорала. Туган телдә белем бирүгә игътибар Нурлат, Питрәч районнарына көннән-көн төшә. Ә менә Лениногорск, Менделеевск, Югары Ослан районнары чын мәгънәсендә борчу тудыра.
Соңгы елларда рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар телендә тәрбия сыйныфлары ачу тенденциягә әверелде. Тик бу саламга ябышуга тиң! Үзебезне дә, әти-әниләрне дә алдау милләтнең тамырына кайнар су кою түгелме??? Бу мәсьәләгә битараф булмасак иде.
Хәзерге вакытта 1 нче сыйныфларны туплау төгәлләнә. Уку йортларында әти-әниләргә туган телдә белем һәм тәрбия сыйныфлары ачу мөмкинлеге турында игълан ясалдымы? Сыйныфлар тупландымы? Хезмәттәшләр, бу мәсьәләләр урыннарда җаваплы эшләүне, ихласлык таләп итә.
***
Туган телебезне укыту шулай ук игътибар үзәгендә. Әйткәнемчә, 1 сентябрьдән татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак укыту кертелә. Бу безнең өчен яңалык түгел. Традицион рәвештә татар теле бездә һәрвакыт 3 юнәлештә укытылды һәм татар милләтеннән булмаган укучылар телне аерым программа белән өйрәнде. Бу шулай дәвам итәчәк тә. Ягъни татар телен дәүләт теле буларак уку – ул баланы сөйләмгә чыгару, коммуникатив технологияләргә өстенлек бирү.
Әмма татар милләтеннән булган балаларның татар телен база дәрәҗәсендә өйрәнүе дөрес түгел. Чөнки бу очракта бары тик телгә өйрәтү урын ала, әдәбият дәресләре югала.
Экранга карасак, Әлмәт, Баулы, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Спас, Чистай, Чаллы, Казан шәһәрләрендә татар балаларының яртысыннан артыгын укытучылар милләтебезнең бай әдәбиятын өйрәнүдән мәхрүм иткән. Әйе, укытучылар! Чөнки программа укытучы тарафыннан сайлана һәм гамәлгә куела.
Канун нигезендә өйрәнелә торган туган тел, ирекле сайлап алу нигезендә, ата-аналарның гаризалары буенча гамәлгә ашырыла. Ана теле буларак әти-әни кайсы телне сайлавы күп факторларга бәйле. Иң беренче чиратта бу – укытучының эш күрсәткече. Туган тел укытучылары алдында зур бурычлар куела. Укыту эчтәлеген баланың тел белү дәрәҗәсенә нигезләнеп, эффектив алымнар кулланып, мавыктыргыч итеп оештыру көн таләбе. Билгеле, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә булу –шулай ук мөһим эш юнәлеше.
Безнең тарафтан программаларны, дәреслекләрне камилләштерү, ягъни туган телне укыту өчен шартлар тудыру максатыннан күләмле эш башкарыла.
Бу максатларны гамәлгә куюда министрлыкның алыштыргысыз партнёрлары:
• Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты;
• Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты;
• КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
Татар теле һәм әдәбиятыннан, заманча технологияләр кулланып, практик юнәлешле программалар эшләнде һәм федераль реестрга кертелде.
Үрнәк эш программалары «Бердәм гомуми белем эчтәлеге» сайтында да урнаштырылды һәм аларны Россия төбәкләрендәге татар теле укытучылары да куллана ала.
Хезмәттәшләр! Туган телләрдән әлеге ресурска иң беренче булып татар теленнән программалар урнаштырылды. Бүген анда бары тик рус һәм татар теленнән һәм әдәбиятыннан программалар бар. Укытучылар өчен бу гаять зур ярдәм.
Программалар нигезендә яңа буын дәреслекләр эшләнде. Фәнни-методик совет утырышы карары белән татар теленнән 17 һәм математикадан тәрҗемә ителгән 4 әсбап федераль исемлеккә кертелде. 2022 елда исә 18 комплект исемлеккә кертү өчен тапшырылды. Әсбапларның электрон басмалары сайтларга урнаштырылды. Канун буенча уку әсбабы укытучы тарафыннан сайлап алына, димәк, яңа буын дәреслекләрнең белем бирү процессында кулланылышы, хөрмәтле укытучылар, сездән тора.
Яңартылган стандартлар укучыны уку планына кергән фәннәрне дәреслек яки уку әсбабының басма формасы белән тәэмин итүне таләп итә. Димәк, без татар теленнән һәм төрле фәннәрдән тәрҗемә ителгән уку әсбапларын куллану хокукына ия.
Шул ук вакытта Татар китап нәшрияты белән берлектә татар теленә тәрҗемә ителгән 79 дәреслекне федераль исемлеккә кертү оештырылды. Россия Мәгариф министрлыгы җитәкчелеге белән очрашулар булды, Президентыбыз имзасы белән мөрәҗәгатъ юлланды. Гаризалар кабул ителде, экспертиза оештырылды. Авторлык хокуклары буенча норматив билгеләнү булмау сәбәпле, әлегә сорау ачык кала.
Туган телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру мәсьәләсе Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә яңадан күтәрелде. Канун нигезендә, чыгарылыш сыйныф укучыларына туган тел һәм әдәбият фәннәреннән имтихан тапшыру, 9 нчы сыйныфтан соң төп фәннәрдән туган телдә сынау узу мөмкинлеге бирелә. Республикада моның өчен шартлар тудырылган.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм аларның нәтиҗәләре – белем сыйфатының күрсәткече. Агымдагы елда ана теленнән төп дәүләт имтиханын 1367 бала сайлады, шуларның 1262 се – татар теленнән. Моннан тыш, укучылар чуваш (70), удмурт (21), мари (14) телләреннән имтихан бирделәр.
Кукмара, Балтач, Чүпрәле, Әлки, Актаныш районы укытучыларына, имтиханнан курыкмыйча, балаларны әйдәп әзерләгәннәре өчен аеруча зур рәхмәт!
Апас, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск, Югары Ослан районнары имтиханның бар икәнен дә белми калды, ахры. Тәтеш районында бары тик чуваш теленнән имтихан бирүчеләр булды.
Хезмәттәшләр! Без туган телләрнең уку процессында саклануының әһәмияте, зарурлыгы турында ил күләмендә чаң кагабыз. Үзебездә бу мәсьәләгә битарафлык булырга һич тиеш түгел.
Кызганыч, татар телендә төп дәүләт имтиханын бирүчеләр юк дәрәҗәсендә, гәрчә ел саен 8 фәннән имтиханнарга әзерләнү өчен демонстрацион биремнәр һәм имтихан материаллары татарчага тәрҗемә ителә, шартлар тудырыла. Ә бит татар телендә белем бирүдә нәкъ менә имтиханнарны киртә итеп китерәбез.
11 нче сыйныфтан соң бала Бердәм дәүләт имтиханын югары уку йортына керү өчен сайлый. Россиядә барлыгы 74 тел укытыла, 34 югары уку йортында 43 телдән укытучылар әзерләнә. «Туган тел» буенча имтихан нәтиҗәләре бер генә уку йортында да керү сынавы буларак кабул ителми. Сынаулар исемлеге Россия Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы белән расланган. Без әлеге исемлеккә «туган тел» фәнен кертүне сорап мөрәҗәгать иттек. Җавапта, уку йортлары өстәмә эчке имтихан буларак сынау куя ала, дип күрсәтелде. Бу чишелеш түгел, билгеле, шуңа күрә алга таба да бу юнәлештә эшләячәкбез.
Цифрлаштыру шартлары белем бирү процессына мәгълүмати технологияләр кертүне таләп итә. 2021 елда Сберкласс платформасында татар теле өйрәтү өчен контент эшләнде. Уку йорты платформага теркәлгән очракта, аның мөмкинлекләрен барлык укытучы да куллана ала.
Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе базасында «Татарча онлайн мәктәп» проекты гамәлгә куелды. Алдагы чыгышларда аның белән киңрәк танышырбыз.
Дәүләт программасы кысаларында чыгып килүче электрон журнал «Мәгариф - Татар теле» тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелде.
Укытуда заманча һәм нәтиҗәле алымнар белән таныштыру максатыннан Ачык университет порталында махсус курслар эшләде.
Укучылар һәм мөгаллимнәр өчен татар теленең сүзлекләре тупланган лексикографик база, видеодәресләр, интерактив проектлар, мобиль кушымталар булдырылды.
Татар теле укытучыларына ярдәмлек буларак һәр сыйныф өчен биш юнәлештә татар теле һәм әдәбияты буенча тестлар системасы эшләнде һәм министрлык сайтына урнаштырылды.
Бу барлык ресурслар интернет челтәрендә ачык кулланышта.
Милли мәктәпләрнең дәрәҗәсен, туган телне укытуның сыйфатын күтәрү максатыннан соңгы ике елда мәктәпләргә интерактив җиһазлар кайтартылды, укытуның методик базасы ныгытылды.
Белем бирү оешмалары өчен республика бәйгеләре үткәрелде, 440 уку йорты 500 мең сум күләмендә грантка ия булды.
Хөрмәтле җитәкчеләр, әлеге ярдәм тел мохитен киңәйтүдә максатчан кулланылса иде.
***
«Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар», – дип язган мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдин. Чыннан да, укучының туган телен өйрәнү өлкәсендәге уңышлы нәтиҗәләре тулысынча укытучының фидакяр хезмәтенә, һөнәри осталыгына бәйле.
Шундый милли кадрларга ярдәм йөзеннән ике ел рәттән проектлар бәйгесе үткәрелә. Нәтиҗәдә 200 укытучы 50 шәр мең сум күләмендә грантка ия булды.
2022 елда бәйге балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында да уздырылды.
Хөрмәтле Марат Готыф улы! Сезнең ярдәм белән милли мәгарифне үстерүгә юнәлтелгән бик күп кыю карарлар кабул ителде, проектлар гамәлгә куелды. Барлык мәгариф системасы исеменнән Сезгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез!
***
Укытучылар әзерләү, аларның белемен күтәрү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.
Билингваль кадрлар әзерләү максатыннан Президентыбыз йөкләмәсе нигезендә 2018 елда КФУ структурасында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе төзелде. Агымдагы елда фәннәрне 3 телдә укытуга әзерлек төркемнәре туплана.
Моннан тыш, педагогик кадрлар әзерләү алты көллияттә алып барыла.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Укытучылар әзерләү – мәгарифнең киләчәге, ә милли кадрлар әзерләү – милләт язмышы. Педагогик юнәлешкә мәктәпләрнең иң яхшы чыгарылыш укучыларын, ә мәктәпләргә студентларны тарту урыннарда максатчан эшләүне таләп итә.
***
Туган тел укытучылары өчен оештырылган һөнәри бәйгеләр шулай ук осталыкны арттыруның яхшы алымы булып тора.
Сәләтле балаларны барлау һәм аларга үсеш мөмкинлекләре тудыру максатыннан татар теле һәм әдәбиятынан республика, Халыкара олимпиадалар,
Россия күләмендә «Илһам» яшь язучылар бәйгесе, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә. Бу чараларда катнашучыларның күп булуы, балаларның иҗатка тартылуы – шулай ук сезнең хезмәт җимеше, хөрмәтле укытучылар.
Татар телен тирәнтен өйрәнү максатыннан оештырылган махсус профильле лагерь сменалары зур популярлыкка ия. Мәктәп, район лагерьлары кысаларында да телгә өйрәтү сменалары оештыру отышлы булыр иде.
Президентыбыз карары белән балалар өчен махсус канал – «Шаян ТV» тәүлек әйләнәсе эшли, интернет челтәрендә трансляцияләнә. Кыска гына вакыт эчендә әлеге мәйдан бик күп йолдызчыкларны кабызды һәм телебезнең кулланылыш даирәсен бермә-бер киңәйтте.
Илебез яшьләренә дәүләт хисабына төрле мәдәни чараларга йөрү мөмкинлеген тудыру максатыннан Пушкин картасы гамәлгә куелды. Хөрмәтле хезмәттәшләр, республикабызның барлык шәһәрләрендә диярлек милли театрлар, музейлар эшли. Әмма без шушы мөмкинлектән тулысынча файдаланабызмы икән? Балаларыбызны бай мәдәниятебез белән таныштыру өчен бу менә дигән ресурс.
Республикада 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе җәмгыятьнең игътибарын милләтара татулык һәм тынычлыкка, туган телләрнең газизлегенә, рухи кыйммәтләрнең мөһимлегенә юнәлтте. Бик күп чаралар узды, проектлар гамәлгә куелды. Бу башлангычлар дәвамлы булса иде.
Хөрмәтле милләттәшләр! Безнең үз тарихыбыз, узган юлыбыз, гасырлар дәвамында формалашкан телебез, традицияләребез, үзаңыбыз, мәдәниятебез бар. Алар илебез мәдәниятенең кабатланмас бер өлеше булып тора.
Буыннан-буынга тапшырылып килгән халкыбызның рухи байлыкларын, телебезне, гореф-гадәтләребезне алдагы буыннарга тапшыру җаваплылыгы безнең җилкәдә. Иң мөһиме – үз халкың хакына аңлы гамәлләр кылу һәм аңа хезмәт итү.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Комментарийлар