Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләрендә «Мәктәп бизнес-старты» программасы старт ала

Октябрь аенда Татарстан мәктәпләрендә эшкуарлык күнекмәләрен үстерү буенча «Мәктәп бизнес-старты» программасы старт ала. Аның буенча 12 мең укучы белем алачак.Дәресләр эшлекле уен форматында узачак –...

Октябрь аенда Татарстан мәктәпләрендә эшкуарлык күнекмәләрен үстерү буенча «Мәктәп бизнес-старты» программасы старт ала. Аның буенча 12 мең укучы белем алачак.
Дәресләр эшлекле уен форматында узачак – укучылар эшмәкәрнең портретын булдырачаклар, тест узачаклар, бизнес-план һәм PR-кампания белән үз проектларын тәкъдир итәчәкләр. Декабрьгә кадәр барлыгы 200 ләп чара оештыру ниятләнә.
Эшлекле уенны уңышлы үтәүче укучыларга эшкуарлык эшчәнлегенең теориясен һәм практикасын тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бирелә. Программаның йомгаклау этабы мәктәпнең хәйрия ярминкәсе һәм бизнес-кейс чемпионаты булачак.
Проектка барлыгы 200 педагог җәлеп ителәчәк. Яңа программа урта мәктәптә эшкуарлыкка өйрәтү өчен нигез бирәчәк. Ул яшьләрдә эшкуарлыкка карата кызыксыну уятуга һәм бизнес-лидерларның һәм новаторларның яңа буынын формалаштыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татарстанның Икътисад министрлыгы.

Фәния Лотфуллина


Марат Мөгыйнов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ