Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татарстан Республикасының Ел студенты — 2025» бәйгесе старт алды

2 декабрьдән «Татарстан Республикасының Ел студенты — 2025» бәйгесенең көндезге этабы старт алды. Сайлап алу этабын узган студентлар ике атна дәвамында конкурс сынауларын үтәчәкләр.

Программада  20 номинация: "Елның студентлар оешмасы", "Ел студентлар медиасы", "Ел старостасы", "Ел интеллекты", "Ел волонтеры", "Елның чит ил студенты", "Елның IТ-ачышы", "Ел студенты "Гран-при"е һәм башкалар.

Җиңүче, 2011 елда Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан гамәлгә куелган «Алгарыш» программасы буенча, үзе теләгән югары уку йортында белем алу өчен уникаль мөмкинлеккә ия була, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Бәйгенең җиңүчеләре исә 2026 елның 27 гыйнварында  игълан ителәчәк.

Проектның максатлары һәм бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты юнәлешләренә тулысынча туры килә.

Фото: «Татарстан Республикасының Ел студенты — 2025» конкурсы ВКонтакте төркеме

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ