Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан роботлаштыру үсеше буенча лидерлар исемлегендә

Татарстан Россия төбәкләре арасында роботлаштыру базарын үстерү буенча лидерларның берсе дип танылды. Мәгълүмат ВЭБ.РФ тикшеренүенә нигезләнә, анда 54 төбәк анализланган.

Бәяләү критерийлары

  • Роботларны гамәлгә кертү дәрәҗәсе
  • Сәнәгать предприятиеләре ихтыяҗы

Икътисади нәтиҗә
Иннополис университеты мәгълүматлары буенча, бер робот ел саен бизнеска 1,6 млн сумга кадәр экономия бирә.
2024 елда төп кулланучылар:

  • Фармацевтика — 35%
  • Азык-төлек сәнәгате — 25%
  • Автомобиль төзелеше — 15%
  • Металлургия һәм машина төзелеше — 15%

Инфраструктура һәм кадрлар
Татарстанда тармак системалы рәвештә үсә:

– ИТ-парк (1000+ резидент)

– Балалар ИТ-паркы

– Иннополистагы сәнәгать робототехникасы үзәге

Бу мәйданчыкларда стартаплар булдырыла һәм белгечләр әзерләнә.
7 майда Казанда «РОБОКАЗАНЬ» турниры узачак. Ул Радио һәм элемтә көненә багышлана. Катнашучылар роботлар җыячак, проектлар яклаячак һәм IT-продуктлар булдырачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ