Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан урманнары торгызыла

Татарстан Республикасында «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урманнарны торгызу эшләренә әзерләнәләр.

 «Барлык ведомство карамагындагы учреждениеләрдә урман хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары әзерләнгән, кирәкле урман культурасы инвентаре сатып алынган, – ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшче Алсу Мостафина. – Шулай ук урман тармагы белгечләре тополь үсентеләре әзерлиләр, стратификациягә орлыклар салалар һәм кар катламының тизрәк төшүен һәм туфракта суны саклау максатыннан питомниклардагы чәчү бүлекчәләренә көл сибү буенча эш алып баралар».

 «Быел  кар катламы калын, урман культуралары сезоны соңрак, апрель ахырында ачылачак, – дип өстәде Алсу Мостафина. – Барлыгы 34 миллион данә стандарт утырту материалы бар. Бу сан урманны торгызу, урман үстерү һәм табигатьне саклау акцияләрен оештыру өчен дә җитәрлек».

Исегезгә төшерәбез: 2024 елда Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2564 гектар мәйданда урман торгызу һәм урман үстерү планлаштырыла. Шулардан ясалма урман торгызу 1422,5 гектар мәйданда, табигый урман торгызу – 1033,9 гектарда, катнаш урман торгызу – 4 гектарда һәм урман үстерү – 103,6 гектарда башкарылачак, дип яза ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Фото ТР Урман хуҗалыгы министрлыгысайтыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ