Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 2027 елга тагын дүрт яңа белем бирү-җитештерү кластеры барлыкка киләчәк

22 июньдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Профессионалитет» федераль проекты («Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында) яңа белем бирү-җитештерү кластерларын булдыру буенча стратегик килешүләргә кул кую тантанасы узды.

22 июньдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Профессионалитет» федераль проекты («Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында) яңа белем бирү-җитештерү кластерларын булдыру буенча стратегик килешүләргә кул кую тантанасы узды.

Чарада дәүләт органнары вәкилләре, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм һөнәри белем бирү оешмалары директорлары катнашты. Төбәк икътисады өчен мөһим булган дүрт кластер юнәлеше – машина төзелеше, электротехника сәнәгате, суднолар төзү һәм төзелеш өлкәләре – буенча йөкләмәләр ныгытылды.

Кул куелган килешүләр алдагы елларга уртак эш планын билгели. Төп бурычлар — урта һөнәри белем системасын модернизацияләү, белем бирү программаларын эш бирүчеләрнең чын ихтыяҗларына туры китереп яңарту, көллиятләрнең һәм техникумнарның матди-техник базасын ныгыту, студентлар өчен производство практикасы һәм стажировкалар оештыру. Бу чаралар дәүләт һәм бизнес ресурсларын берләштереп, хезмәт базарында таләп ителгән югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә һәм Татарстанның сәнәгать потенциалын арттыруга хезмәт итәчәк.

Яңа кластерлар 2027 елда эшли башлаячак. Аларның нигезе булып Лениногорск политехник көллияте, Зеленодольск суднолар төзү техникумы, Зеленодольск механика көллияте һәм Казан төзелеш көллияте торачак. Бу уку йортлары заманча җиһазлар, яңартылган остаханәләр һәм методик ярдәм алачак, бу исә алдынгы производство технологияләрен үзләштергән белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез: быелгы елның сентябрендә республикада Казан педагогика көллияте (педагогика юнәлеше) һәм П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте (машина төзелеше) базасында тагын ике кластер эшли башлаячак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ