Татарстанда 206 яңа социаль объект барлыкка киләчәк
Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Аерым алганда 28 авыл клубы, 10 авыл башкар...
Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Аерым алганда 28 авыл клубы, 10 авыл башкарма комитеты бинасы, 97 универсаль спорт мәйданчыклары, 16 модульле чаңгы базасы, 44 фельдшер һәм акушерлык пункты, 11 амбулатория сафка басачак. Моннан тыш, 27 ветеринария бинасында, 19 авыл хуҗалыгы идарәсендә һәм 7 сәламәтлек саклау объектында капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.
Комментарийлар