Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 51 фәнни проектка 85 миллион сум грант биреләчәк

Татарстанда фундаменталь һәм эзләнү фәнни тикшеренүләренә грант конкурсында җиңгән 51 проектка якынча 85 миллион сум бүлеп биреләчәк. Җиңүчеләр 360 гариза арасыннан сайлап алынган.

Татарстан Фән һәм технологияләр фонды хәбәр иткәнчә, проектлар картаю процессын акрынайту, атеросклерозны ген терапиясе ярдәмендә дәвалау, ян-як амиотрофик склерозга каршы яңа алымнар һәм тотрыклы гөмбә инфекцияләренә каршы антисептиклар булдыру кебек юнәлешләрне үз эченә ала.
Шулай ук Казан дәүләт медицина университеты галимнәре хроник ялкынсыну белән бәйле EDA2R генын һәм 2 нче типтагы шикәр диабетының төрле формада үсү сәбәпләрен өйрәнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ