Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 63 мәктәптә капиталь ремонт бара

Татарстанның 63 гомуми белем бирү оешмасын ремонтлау буенча программа чаралары 14% ка үтәлгән, динамика 4% тан артып киткән. Эшләрне финанслауның гомуми суммасы 6,877 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Төзүчеләр хәбәр иткәнчә, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы буенча 18 муниципаль берәмлектә 36 объектка 3,184 млрд сумлык капиталь ремонт ясалачак.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының «Авыл территорияләренеңхәзерге йөзе» федераль программасына 1,745 млрд сумлык 6 мәгариф учреждениесе кертелгән. Болар– Балтач урта мәктәбе, Саба районының «РОСТ» Шәмәрдән лицее, Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге1 нче урта мәктәбе, Буадагы 5 нче гимназия. Шулайук Кукмара районында 2 объектка – А. М. Булатов исемендәге күп профильле лицей һәм 4 нче уртамәктәпкә капиталь ремонт ясалачак.

«Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау» республика программасына 15 районда 1,947 млрд сум финанслау белән 21 мәктәп кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ