Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда агродиктант Игенчеләр сараенда үткәрелә

26-30 май көннәрендә Бөтенроссия агродиктант узачак. Татарстанда акциянең төп мәйданчыгы – Игенчеләр сарае - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, диктантта катнашучылар агросәнәгать комплексы, авыл территорияләре һәм илнең азык-төлек иминлеге турындагы белемнәрен тикшерә алачак.

Казанда көндезге форматтагы тестны үткәрү 29 майда 10:00 сәгатьтә узачак. 40 минут эчендә катнашучылар 30 сорауга җавап бирәчәк. 

Агродиктантны алдан теркәлгәннән соң, махсус платформада онлайн да узарга мөмкин булачак.

Фото: «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ