Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда берничә фәнни оешманы Фәннәр академиясенә кушалар

Фото: © «Татар-информ», Владимир ВасильевТатарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге һәм Тор...




Татарстанда берничә фәнни оешманы Фәннәр академиясенә кушалар

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев


Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге һәм Тормыш иминлеге фәнни үзәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең аерым структура бүлекчәләре булачак. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының бу дәүләт бюджет учреждениеләрен Татарстан Фәннәр академиясенә кушу турындагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
«Фәнни тикшеренүләр потенциалын алга таба үстерү һәм координациясен яхшырту <…>, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану максатларында» әлеге карар кабул ителде, дип билгеләп үтелә документта.
Фәнни учреждениеләрне үзгәртеп коруга 90 көн бирелә. Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем һәм фән бүлегенә йөкләнгән.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда Республика Ветеринария лабораториясе һәм Матди тәэмин итү станциясе берләштереләчәк.



tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ