Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары саны арта

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе республика мәктәпләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек мәсьәләләренә багышланды. Төп спикер буларак Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясады.

2026 елда республикада 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучы 66,6 мең укучы дәүләт имтиханнары (ТДИ, БДИ) тапшырачак. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, бу сан узган ел белән чагыштырганда сизелерлек арткан.

– 48,6 меңнән артык укучы Төп дәүләт имтиханын тапшыра, 18  меңнән артык укучы Бердәм дәүләт имтиханын бирәчәк. Узган ел белән чагыштырганда, 9  нчы сыйныфны тәмамлаучылар – 3 меңгә, 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар саны 1,2 меңгә артты», – дип билгеләп үтте Минзәлия Закирова.

Быел республикада имтихан үткәрү пунктлары саны түбәндәгечә: 

  • 11нче сыйныфлар өчен 86 имтихан пункты,
  • 9 нчы сыйныфлар өчен 176 пункт әзерләнгән.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ